Стендка ату ярышларына нәтиҗә ясалды
Тәтештә Россия Чемпионаты, ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында стендка ату буенча Бөтенроссия ярышлары тәмамланды.
(Тәтеш, 27 май, “Тәтеш таңнары”).Тәтешкә Россиянең 14 шәһәреннән һәм төбәгеннән йөздән күбрәк спортчы килде.
Көчле спортчылар арасында призлы урыннар өчен кискен көрәш барды.
Тәтешнең стендка ату мәгълүматлары нигезендә, Россиянең команда Чемпионаты нәтиҗәләре буенча, “скит” күнегүендә хатын-кызлар турнирында алтын – Татарстан спортчыларында, ир-егетләр – өченче урында.
Бөтенроссия ярышларында ир-егетләр “скит”ында алтынны Санкт-Петербургтан килгән кунаклар яулады.
Республикабыз вәкилләренә хатын-кызлар арасындагы “трап” берьюлы ике команда бүләге китерде. Тәтешлеләр Геннадий Мамкин, Кирилл Багров һәм Сергей Глухов ир-егетләр “трап”ында көмешкә ия булдылар.
Бөтенроссия ярышлары кысаларында “трап” күнегүендә “микс”та татарстанлылар берьюлы өч медаль яуладылар. “Скит” күнегүендә “микс”та Татарстанның стендка ату мәктәбе вәкилләре мактау пьедесталының барлык баскычын да биләделәр.
Гомумкоманда рейтингында җиңүне Мәскәү җыелмасы алды, икенче урында – Татарстан, призерлар өчлеген Санкт-Петербург йомгаклады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев