Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Штраф билгеләнгән

ТР Тәтеш районы буенча 1нче санлы суд участогында җәмәгать судьясы Әлфия Зыятдинова тарафыннан район кешесе Д.-га карата административ хокук бозу турындагы эш каралган.

Суд участогы хезмәткәрләре мәгълүматлары буенча, район кешесе административ хокук бозулар турында РФ Кодексының 12.26нчы маддәсенең 1нче өлешендә каралган админис­тратив хокук бозу гамәле кылган. Ул исереклек билгеләре булган килеш автомобиль йөрткән, медицина учреждениесендә исерү халәтенә медицина тикшерүе узудан баш тарткан.

–     Д. судка килмәде, эшне карау вакыты һәм урыны турында аңа тиешле рәвештә хәбәр ителде, ул эшне карауны кичектерү хакында үтенеч гаризасы тапшырмады. Шуңа күрә суд производство эше карала торган зат үзе булмаса да, алып барыла торган эшне аңардан башка да карарга мөмкин дип санады, – дип хәбәр итә суд участогы хезмәткәрләре. – Суд Д.-ны административ хокук бозулар турында РФ Кодексының 12.26нчы маддәсенең 1 өлешендә каралган административ хокук бозуда гаепле дип танырга һәм аңа 30 000 сум күләмендә административ җәза билгеләргә, транспорт йөртү хокукыннан бер ел да алты айга мәхрүм итәргә дигән карар чыгарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев