Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Су аянычлы да була

Октябрь башыннан суда 4 фаҗига килеп чыгуы теркәлгән, анда 4 кеше үлгән.

(Тәтеш, 3 ноябрь, "Тәтеш таңнары").  Кама Тамагы инспекторлык участогы дәүләт инспекторы Нияз Нуриев мәгълүматлары буенча, Татарстан Республикасының су объектларында 2019 ел башыннан барлыгы 76 фаҗига теркәлгән, анда 58 кеше ахирәт дөньясына күчкән, шул исәптән 4 бала үлгән, 44е коткарып калынган, шуның икесе – сабый.

“Куйбышев сусаклагычы киңлегендә аеруча да борчулы хәл күзәтелә. Федераль, республика һәм җирле дәрәҗәдә кисәтүләр белдерүгә, профилактик чаралар уздыруга, гражданнарга төрле рәвештә мөрәҗәгать итүгә карамастан, су объект­ларында коену сезоныннан соң да бәхетсезлек очрак­л­ары дәвам итә, – дип ассызыклады Нияз Гомәр улы. – Һәвәскәр балыкчылар, һава торышы начар булуга карамастан,  үзләренең дә, шулай ук пассажирларның да гомерләрен һәм сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп, кече судноларда су киңлегенә чыга”. 

Хөрмәтле тәтешлеләр!
Дәүләт инспекторы һәм районның ОСВОД оешмасы суда бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен көз айларында һәм боз кату барлыкка килгән чак­ларда саклану чараларын искә төшерә: 

Боз ката башлаганда; исерек булганда; йөзеп керү техникагыз төзексез вакытта, аеруча да ПВХдан ясалган көймәләрдә су киңлегенә кермәгез, чөнки суның температурасы түбән булганда мотокөймәнең бортына боз катламы оеша. ПВХ көймәгә боз кисәкләре җиңел генә зыян китерергә һәм мотокөймә җиңелчә дулкында да батарга мөмкин; йөзә торган техникага коткару кирәк-яракларыннан тыш (жилет, күкрәкчә һәм башкалар) артык әйбер төямәгез. 

Ата-аналарга аерым үтенеч: сез үзегезнең балаларны һәрвакытта күзәтеп торырга һәм аларның йөргән урыннарын белергә, аларны, аеруча да көз айларында һәм боз кату вакытында, уйланылмаган гамәлләрдән кисәтеп ­куярга тиеш! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X