Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сугыш белән өтелгән язмышлар

Күптән түгел генә без “Алар Җиңү белән кайтты” дип исемләнгән ­Хәтер китабы өчен мәгълүматлар җыю турында игълан иткән идек, ә тутырылган анкеталарның саны тайпылышсыз арта.

(Тәтеш, 6 декабрь, "Тәтеш таңнары, Елена Калашникова). 

Сугышта катнашучыларның балалары һәм оныклары, якыннары һәм танышлары редакциягә килә, ветераннарның язмышлары хакында сөйли. Ә без гәҗитебез битләрендә Ватанны саклаучыларның биографиясеннән фактлар белән укучыларны таныштырып, аларны бик теләп бас­тырабыз, чөнки истәлек – ул бөек көч, аңа үз иленең тарихын хөрмәт иткән теләсә кайсы халык ия.

Богдашкинодан Олег Савельев Бөек Ватан сугышында катнашкан үзенең әти-әнисе Вера һәм Николай Савель­евлар турында сөйләде. “Әти белән әни Буа районындагы ут күршеләр Боерган һәм Иске Мертлә авылларында туган. Бер-берләрен балачактан ук белгәннәр, бер мәктәптә укыганнар, әмма бары тик сугыштан соң гына өйләнешкәннәр”, – ди ул. 

Николай Ильич совет-фин, Бөек Ватан һәм Рус-япон сугышларында катнашкан, үзенә ниләр кичерергә туры килүе хакында аз сөйләгән. Улы әйтүенчә, полк командиры урынбасары буларак, һөҗүмгә һәрвакытта беренчеләрдән булып барганлыктан, яралар күп алган. Аның бүләкләнү исемлеге озын: “Япон империалистларына каршы сугышчан хәрәкәтләрдә катнашканы өчен”, “Мәскәүне батырларча саклаган өчен”, “Батыр­лык өчен”, “Германияне ­Җиңгән өчен”, ­“Кенигсбергны алган өчен” медальләре. Николай Савель­ев – ике Кызыл Йолдыз ордены һәм II дәрәҗә Ватан ­сугышы ­ордены­ ­кавалеры. 

Аның хатыны Вера Авксентьевна 1942 елның маеннан эвакуация гос­питалендә яралыларны коткарган, сугыш тәмамланганда Чехословакия­дә булган. “Сугышчан хезмәтләре”  һәм “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен”  медале белән бүләкләнгән.

Савельевлар сугыштан соң яшәү урынын берничә тапкыр алыштырган: моңа гаилә башлыгының партия эше таләп иткән, ә 1955 елда Богдашкинода гомерлеккә төпләнеп калганнар. Николай Ильич биредә озак вакытлар мәктәп директоры булып хезмәт куйган, Вера Авксентьевна колхозда эшләгән. Алар алты бала тәрбияләп үстергән. Аларның уллары Олег Николае­вич әти-әнисе катнашкан сугышчан хәрәкәтләр узган урыннарга ел саен барырга тырыша.

 

Гәҗитебез редакциясендә көн саен диярлек “Алар Җиңү белән кайтты” дигән Хәтер китабына исемнәре кертелергә тиешле Бөек Ватан сугышында катнашучыларның туганнары килә. Тәтеш районында яшәүчеләрнең кайберләре ­Интернеттан файдаланмый.
Шул сәбәпле “Форпост” үзәге волонтерлары ветераннар исемлеге буенча мәгълүматларга төгәллек кертүдә 89625543980 телефоны буенча  ярдәм итүне үтенә.
 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев