Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сугышчылар турындагы истәлек мәңгелек

Тәтештә Билгесез солдат кө­не­нә багышланган ­митинг булды.

Сугышчылар 
турындагы 
истәлек мәңгелек

(Тәтеш, 9 декабрь, “Тәтеш таңнары”).

Бу көн илебез территория­сендә яки аннан читтә хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган, исемнәре билгесез калган Россия һәм совет сугышчыларын искә алу хөрмәтенә гамәлгә куелган.

Сугышчыларны искә алу өчен Дан мемориалы янына район хакимияте, шәһәр һәм райондагы предприятиеләр, мәгариф уч­реждениеләре оешмалары вә­кил­ләре килде.

– Егерменче гасырның кырыгынчы елларында илебездә миллионлаган кешеләрне үзенең утында юк иткән коточкыч сугыш башланган. Йөзләрчә мең гаилә әти-әниләрен, улларын, абыйларын һәм сеңелләрен көтеп ала алмаган. Һәлак булган­нарның күбесе билгесез туганнар каберлегендә ятып калган. Аларның күпме икән­леген, төгәл беркем дә белми. Бүген без сугыш һәм хәрби бәрелешләр вакытында хәбәрсез югалган барлык кешеләрне искә алабыз. Хәбәрсез югалган Ватан сакчыларын эзләү буенча илебездә зур эшләр алып барыла, билгесез батырларның исемнәре кайтарыла. Исемнәре билгесез калганнарга, батырлыклары үлемсез булучыларга, безнең ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә мәңгелек дан, – диде Тәтеш районы башлыгы урынбасары Евгений Курков.
Җыелучылар батырларны бер минут тынлык белән ис­кә алдылар. Тыныч күк йөзе өчен рәхмәт йөзеннән Дан обе­лискына – гирлянда, Мәңгелек утка кызыл канәферләр ­салдылар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев