Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Суыкта да эссе була икән

"СтройИнвест" ПМК" ҖЧҖ коллективына җитди имтихан тапшырырга - зур эш күләмнәрен сыйфатлы итеп башкарырга һәм кыска гына вакыт эчендә Тәтештә спорт-сәламәтләндерү комплексын төзеп бетерергә туры киләчәк.

Объектны тапшыру быелга билгеләнгән, әмма бер төзәтмә бар - комплекс өч блоктан торачак, әлегә аның икесе генә тапшырылачак (өченчесенә, анда бассейн булачак, өстәмә финанслау таләп ителә).

Хәзерге вакытта төзүчеләр беренче катның түшәмен ябу һәм стена өю белән мәшгульләр, колонналар һәм монолит түшәмәләр коялар, тимер балкаларны үзләре әзерлиләр һәм монтажлыйлар.

Башкарасы эшләр күләме шактый зур, шуңа да объектта көн саен 35кә якын кеше эшли. Әлбәттә, кыш технологик процессларга үз төзәтмәләрен кертә, күп кенә эшләр көннәр җылыну белән генә башланачак. Әмма бүген дә төзүчеләрнең эшләре җитәрлек, шулай булгач, төзелештә кышын да эссе була икән.

Район күләмендәге киң колачлы төзелеш нәтиҗәсендә предприятиедә белгечләр саны сизелерлек арткан, эретеп ябыштыручылар гына да биредә 6 кеше. Төрле авырлыклардан тыш (искә алынган салкыннар, проектның катлау­лылыгы, аңа әле дә үз-­ гәрешләр кертелә), бал­та осталарына һәм электрикларга кытлык сизелә. Димәк, шушы һөнәр ияләрен предприя­тиедә теләп кабул итәчәкләр. Теләсә нинди төзелештә прораб зур роль уйный.

Биредә әлеге вазифаны Борис Хәйретдинов башкара, ул бик күп эре объектларны сафка бас­тыруга өлеш керткән белгеч. Аның ярдәмчеләре - Владимир Максимов һәм Мәүлет Хәбибуллин. Эретеп ябыштыручылар Фәрит Дашкин, Сергей Земков, Сергей Царевларны, монтажчылар һәм ташчылар бригадиры Александр Лузговны һәм үз эшләренең күп кенә башка осталарын аерым билгеләп үтәсе килә.

Әлеге объект - район җитәкчелегенең даими контрольлегендә: район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Чершинцев биредә һәр иртәдә эш планеркасы уздыра. Тәтештә озакка сузылган бу төзелешнең сәламәт яшәү рәвеше алып баручыларга тизрәк хезмәт итә башлавы белән һәркем кызыксына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тљзелеш