Сулыкта үзеңне сакчыл тоту – иминлекнең нигезе
Районда яшәүчеләр һәм кунаклар эссе кояштан җиңеллек табар өчен Идел ярына ашкына.
(Тәтеш, 11 июль, "Тәтеш таңнары"). Ләкин, ни аяныч, суда кешеләр бата. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, республикабызда ел башыннан 33 кеше суга баткан.
Шулай итеп, 2020 елның 6 июлендә 19 сәгатьтә ГЛОНАСС+112 буенча Кама Тамагы районы бердәм кизү-диспетчерлык хезмәтенә Кирельск авылы янындагы Идел елгасы култыгында, Тәтеш районы авылларының берсендә яшәүче 1996 елда туган ир-егетнең суга батуы турындагы хәбәр килеп ирешә.
“Әлеге урын җиһазландырылмаган һәм кешеләргә ял итү, су коену урыны булып тормый, шулай ук патрульлек маршрутына керми, “Су коену тыела” дигән элмә такта бар, – дип хәбәр итте ТР буенча Россия МЧС ДКСИ ДУ үзәгенең Кама Тамагы инспекторлык участогы җитәкчесе Алексей Ананьев. – Ир-егет Кирельск авылына дусларына барган булган, Идел яры култыгында төркемнәре белән ял иткәндә суга кереп киткән һәм күздән югалган. Аны эзләү кичкә кадәр дәвам итте, ләкин уңышсыз. Ул икенче көнне, 10 сәгать 37 минутта ярдан ун метрда 2 метр тирәнлектән табылды”.
Исегездә тотыгыз, теләсә нинди сулык та куркыныч. Шуңа күрә барыннан бигрәк рәсми ачылган кызыну урыннарын сайлау хәерлерәк: алар бәхетсезлек очракларын кисәтү өчен кирәкле әйберләр белән җиһазландырылган, тәэмин ителгән. Әгәр инде, шулай да, таныш түгел һәм җиһазландырылмаган урында коенырга уйласагыз, саклык чараларын күрегез. Андый урында су чиста, төбе тигез һәм комлы, уртача тирәнлектә, чоңгылларсыз булырга яисә анда агым көчле булмаска тиеш. Төбен тикшерергә, анда күңелсезлек очраклары булдырмый торган әйберләр: ботаклы агачлар, чоңгыллар, көчле агым юклыгына инану зарур. Көзән җыеруга китерә торган салкын суда коену – сәламәтлек өчен бик куркыныч. Әмма көзән җыерулар гына куркыныч тудырып калмый. Кешеләр, кояшта кызынып, аеруча да исерек хәлдә, бигрәк тә, җылынмаган суга сикерәләр, бу чакта йөрәк яки сулыш алу тукталу барлыкка килүе ихтимал.
Күңелле ял фаҗигагә әйләнмәсен өчен берничә гади кагыйдәне үзләштерү зарур.
Ярамый:
Исерек килеш коенырга.
Кисәтү һәм тыела торган язулар белән элмә такталар (аншлаглар) куелган урында коенырга.
Йөзүне чикләүче маяклардан узып йөзеп китәргә.
Моторлы, җилкәнле судноларга, ишкәкле көймәләргә һәм башка төрдәге йөзү әйберләренә якын йөзеп барырга.
Катердан, көймәдән, причалдан, шулай ук әлеге максатларга билгеләнмәгән корылмалардан суга сикерергә.
Тактада, бүрәнәдә, ятып тору әйберләрендә, машина тәгәрмәчләрендә, өреп тутырылган матрацларда йөзәргә.
Балаларны сулык яннарында һәм суда күзәтүсез калдырырга. Аларның суда үзләрен тотышын даими күзәтеп тору зарур – балаларга уйнаганда бер-берсенең кулына һәм аягына ябышырга һич кенә дә рөхсәт итмәгез, алайса бик күп су йоту куркынычы бар.
Ялган хәбәр биреп кычкырырга.
Туклану һәм су коену арасында тәнәфес – кимендә 45 – 50 минут, шактый ук физик киеренкелек һәм су коену арасында
10-15 минут булырга тиеш.
Әлеге кагыйдәләрне бозган өчен кайбер очракларда штраф түләп котылып калып була, дип кисәтә коткаручылар, ә иң яманы – гомерең өзелү.
Исегездә тотыгыз – сулыкта үзеңне сакчыл тоту – сезнең иминлекнең нигезе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев