Светлана Тимрюкова: Туган як буйлап юл күрсәтүче...
2025 елның I яртыеллыгына “Тәтеш таңнары” (“Авангард”) район газетасына язылу бара.
Светлана Тимрюкова:
– «Авангард» минем өчен туган ягым буйлап юл күрсәтүче кебек. Газетаны һәрвакытта түземсезлек белән көтеп алам. Кыскасы, башыннан алып азагына кадәр укыйм. Андагы язмалар өлкән буын, хезмәт ияләре, үз эшенең белгечләре, танылган якташларыбыз, сугыш һәм хезмәт батырлары турында сөйли. Газетадан районыбызның спорт, мәдәният һәм хезмәт өлкәләрендәге казанышлар хакында беләм һәм яшьләребез арасында, кыенлыкларга бирешмичә, үз максатларына, хыялларына ирешүчеләр булуына сөенәм. Минем иң яраткан рубрикам – «Яшьлек еллары искиткеч». Ул безне үткәнгә, башлангычларга кайтара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев