Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

Рус Тат
Җәмгыять

Светофорда кызыл ут янган

Шәһәр үзәгендә юл-транспорт вакыйгасында 1нче сыйныф укучысы зыян күрде.

Дүшәмбедә, 23 ноябрьдә, Ленин һәм Максим Горький урамнары тыкрыгында "Ниссан Альмера" автомобиле шоферы бер кызны бәрдерде. Шәһәр мәктәпләренең берсендә укучы бала, светофорның кисәтү уты януга карамастан, юл аркылы йөгереп чыга. Җиде яшьлек кыз, бәхеткә каршы, бәрелү белән генә чикләнде. Шофер аек иде.
Хөрмәтле олылар! Урамда юл йөрү кагыйдәләрен катгый үтәгез һәм балаларыгызны да өйрәтегез. Хәтта машиналар булмаганда да светофорның кисәтү сигналы янганда юл аркылы чыгарга ярамый. Балаларны иминлеккә өйрәтүнең иң яхшы алымы - шәхси үрнәк: алар безнең гамәлләрне кабатлыйлар бит. Шуны да онытмау зарур, чөнки сез балаларыгыз өчен әхлакый гына түгел, ә юридик яктан да җаваплы. Үз балала­рыгызны тәрбияләүгә карата ваемсызлык һәм битарафлык өчен ­Россия Законында админис­тратив, ә кайбер очрак­ларда җинаять җаваплыгы да каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев