Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сыер савучы да, депутат та

Хезмәт ветераны, тыл эшчәне Ольга Ванямова быелның ноябрендә 90 яшьлек юбилеен билге­ләп үтте.

(Тәтеш, 15 ноябрь, Тәтеш таңнары). Ул Тәтеш районы Тоншерма авылында күп балалы гаиләдә туа, хәзерге көнгә кадәр шунда яши.

Бөек Ватан сугышының авыр елларында колхоз кырларында звено башлыгы була – производство бригадасы составында зур булмаган коллективка җитәкчелек итә. Тыныч тормыш башлангач, сыер савучы булып хезмәт куя, өстәвенә пенсия­гә чыкканнан соң да өйдә утырмый, “Путь Ильича” колхозы фермасында тавыклар карый. Ольга Андреевнаны район Советы һәм авыл Советына еш кына депутат итеп сайлыйлар. Тыл эшчәне улы Николайны итәгатьле итеп тәр­бияләп үстерә, кадерле кешесе хәзерге вакытта Чабаксарда яши һәм Чуашия Республикасы Югары судында судья булып эшли. Эше бик ты­гыз булуга карамастан, туган авылында яшәүче га­зиз әнисе янына ул балалары, оныклары бе­лән еш кайтып йөри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X