Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сыерлы көн – сыйлы көн

Ирле-хатынлы Раилә һәм Ильмир Хәйруллиннар Келәштә мини-ферма төзегән.

(Тәтеш, 19 октябрь, "Тәтеш таңнары", Мария Храмова (автор фотосы)). “Бергә яши башлаганның беренче елыннан бирле терлекчелек белән шөгыльләнәбез, – диләр алар. – Әгәр теләсәгез безнең сыерларны да алып асрагыз, эш тә, акча да булыр, диделәр әти-әниләр”. Рифкать абый белән Талия апа беренче вакытларда зур ярдәм һәм булышлык күрсәткән. Аларның эш сөючән һәм зирәк киңәшләре яшьләрне һәрвакытта хуплаган, аларның яшәү рәвеше балалары өчен дә, оныклары өчен дә үрнәк булып торган. Ир белән хатын шәхси ярдәмче хуҗалык базасында мини-ферма төзү республика программасы­на керер алдыннан бу юлы да башта әти-әниләре бе­лән киңәшләшеп, хуплау сүзе алгач, җиң сызганып эшкә тотынган. “Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белән сөйләштек, безгә киләчәктәге үсеш хакында аңлаттылар, документларны рәсмиләштерү буенча консультация бирделәр, – дип сөйли Ильмир. – Безнең гаризаны хупладылар, һәм без 10 сыерга исәпләнгән гаилә мини-фермасын төзү өчен 400 мең сум алдык”. 
Төп төзелеш өчен бригада яллаганнар, вак-төякләрен ир-атлар үзләре башкарып чыккан. Хәзер гаиләне туендыручылар якты иркен бинада көн күрә, дөрес, әлегә алар биш кенә, әле тагын өч тана да бар. Планда – тагын югары җитештерүчәнлекле дүрт баш терлек сатып алу. “Үзебезнең сыерлар  яхшы, яшь, сөтлеләр, картайган маллар юк. Тәүлегенә уртача 18әр литр сөт бирәләр, начар түгел”, – ди Раилә. “Сыерның сөте телендә”, дигән халык әйтемен искә ала Рифкать Гайнулла улы. “Ә азык җитәме соң?” – дигән сорауны бирәбез. “Бу хакта башта ук кайгырттык. Безнең карамакта 18 гектар җир бар, шуның алтысында бөртеклеләр урын алып тора, калганында – күпьеллык үлән. Киләсе елга әле тагын азык чөгендере дә чәчәргә ниятлибез. Әлегә рационда нигездә печән, жом бар, бөртек фуражы әзерлибез”.

Нык хуҗалык алып баручыларның җир эшкәртер өчен чапкычлары, асылмалы агрегатлары да бар. Күпне күргән трактор ир-егетләргә берничә дистә елдан бирле тугры хезмәт куя, бу күп яктан техникага сакчыл мөнәсәбәт булганлыктан да килә, һәм менә дигән механиклар теләсә нинди төзексезлекне дә җәлт кенә көйләп тә куя ала. Эшкуарлар шулай да моң-зарларын белдерәләр: “Ни аяныч, безнең гаилә бизнесына әле тагын яңа техника сатып алу буенча дәүләт программасын язмаганнар”.

Яшьләр сөт продукциясен тормышка ашыру белән проблемалар булмавыннан канәгать: авылда үзләренең сөт җыючылары бар. Җәен бер литрга бәя 15-16 сум булса, хәзер 20гә кадәр күтәрелгән. “Үзебезнең хезмәт өчен эш хакын вакытында алабыз, сыерлы көн – сыйлы көн”, – дип раслый ир белән хатын. 

Югыйсә алар хәзерге вакытта шәһәрдә яши, ләкин Ильмир иртә таңнан инде Келәштә, абзардагы мал-туарны карый, әтисе дә шулай ук кул кушырып утырмый, ярдәм итә. Ә бераз соңрак, Илназны мәктәпкә озаткач, Илфатны балалар бакчасына илтеп куйгач, Раилә дә кайта, шул чакта инде саву аппаратлары эшкә тотына.

“Барысын да бергәләп эшлибез, – ди яшь ханым. – Уртак мәшәкатьләр якынайта, үзебез өчен хезмәт куябыз, эшләгән акчалар кая китәсен беләбез. Алга омтылачакбыз, таналар сатып алачакбыз”. 

Яңа уенчыкларның һәм киемнәрнең нинди көч куеп сатып алынуын әти белән әниләре шулай ук балалар  белергә тиеш дип инана, шуңа күрә алып кайткан чакларда, теләсә ниди җае чыккан очракта аларга хәлдән килерлек эш кушалар. Рифкать абый кечкенә сәнәкләр, көрәкләр ясаган, хәтта этеп йөртә торган уңайлы арба да бар. “Иң зур бәхет – балаларны эшләргә өйрәтә алу, оныклар да алар артыннан тартыла, аларның барысы да уңышлы барсын иде”, – дип сөенә Хәйруллиннарның өлкән буыны.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев