Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сыйфатлы итеп һәм югалтуларсыз

Жуково авылында "Колос" агрофирмасы" ҖЧҖ базасында уңышны җыеп алу һәм агрочараларның көзге комплексына багышланган район семинар-киңәшмәсе булып үтте.

Анда район башлыгы Валерий Чершинцев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Евгений Курков, район авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләре, КФХ башлыклары һәм башка кызыксынган затлар катнаш­тылар.

Семинарны район баш­лыгы Валерий Чершинцев ачып җибәрде: "Бүгенгә иң төп максат, - дип билгеләп үтте ул, - ул уңышны җыеп алу, аның башлануына ике атнага якын вакыт калды. Бу вакыт эчендә бөртек җыю техникалары әзерлекле булырга тиеш". Уңышны җыеп алуны оештыру, кырда тукландыру шартлары белән тәэмин итү, уңышны җыеп алуда катнашучыларның эшләрен анализлау мәсьәләләрен контрольгә алуны авыл җирлекләре башлыкларына йөкләде. "Авыл хуҗалыкларындагы кырларны карап чыктык, агымдагы елның гади булмаган шартларында да уңыш яхшы булырга охшап тора, - диде Валерий Сергеевич, - шуның өчен вакытында югалтуларсыз җыеп алыр­га кирәк". "Июнь ае яңгырларыннан соң тишелгән кечкенә шытымнар һәм чүп үләннәренең икенче тапкыр үсеп чыгуы уңышны җыеп алуны кыенлаштыра, - дип игътибар итте авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Евгений Курков. - Шуның өчен дә бүгеннән үк уру һәм сугу комбайннары әзер булып торырга тиеш.

Евгений Гаврилов әйтүенчә, "Колос" хәзерге вакытта уңышны җыеп алуга 90 процентка әзер. Шулай ук, хуҗалыкларга көзге чәчүгә әзер булган бер гектар чиста пар җиренә минераль ашлама исәбеннән 500 сумга якын субсидия бүленәчәк, дип тә хәбәр итте. Бүгенгесе көнгә инде 11 меңгә якын гектар җир эшкәртелгән. Комбайнерлар эшенә көндәлек контроль оештыруга, хезмәткә түләү һәм эшнең сыйфатына карап, кызыксындыру чараларына аерым игътибар итте."Колос" җитәкчесе Рәмис Сафиуллов семинарда катнашучыларны уңышны җыеп алуның эш планы, көзге культураларны чәчү, туфракны төп эшкәртү, машина-трактор паркын яңарту программасы бе­лән таныштырды.

- Бүгенгә авыл хуҗалыгы предприятиеләренең күбесе паркларын алда торган җыеп алуга әзерләделәр, - дип хәбәр итте дәүләт техник күзәтчелек инспекторы Илдар Сәхауов. "Колос", "Содружество", "Авангард", "Нива", "Парадиз" агрофирмалары, "Казаков" КФХ - алгы сафта. Алар артыннан "Татарстан", "Волга" һәм башкалар баралар. Кайбер хуҗалык­ларга ашыгырга кирәк - вакыт көтми.

Районның АПК профсоюзы эшчәннәре рәисе Николай Артемьев эштә мөһим булып торучыларның берсе, хезмәтне саклау, техник һәм янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләренә басым ясады. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Николай Кудряшов техникалар куелган мәйданчыктагы урып-җыю транспорты, үлчәү һәм киптерү хуҗалыклары, механикалаштырылган ток белән таныштырды.
Йомгак ясап, район баш­лыгы Валерий Чершинцев кайбер хуҗалыкларга нәр­сә дә булса өйрәнеп калып, үз тәҗрибәләрендә куллануларын билгеләп үт­те, хуҗалык җитәкчесе Рәмис Сафи­улловка семинарны югары дәрәҗәдә әзерләгәне һәм уздырганы өчен рәхмәт белдерде, һәркемгә дә эшләрендә уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев