Тэтеш таңнары
  • Рус Тат
  • Табиблар дию генә аз, аларны

    Тәтеш ягы тарихы музеенда очрашу танылган хирург, Россиянең һәм Татарстанның атказанган табибы Валериан Кондаков истәлегенә багышланды.

    Музейның кунак бүлмәсенә "Тәтешлеләрнең яраткан табиблары" категориясенә хаклы рәвештә кертелергә мөмкин булганнарны җыя алганнар. Болар - танылган табиблар гына түгел, шәфкать туташлары да, провизорлар да, аларга әле хәзер дә күп кенә шәһәрлеләр һәм авыл халкы мөрәҗәгать итә, Аллаһ тарафыннан табиб итеп яратылганнарның туганнары һәм якыннары да.

    Тәтеш өязендә сәламәтлек саклау­ның үсеше турындагы материалларны берәмтекләп җыеп һәм шуларны видеофильмга төшереп, музей хезмәткәрләре беренче земство табиб­лары, хастаханәләрнең барлыкка килүе, XIX-XX гасырлар борылышындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр. Атаклы табиб­лар нәселенең җиңел булмаган, әмма мәгънәле тормышларын чагылдырган фоторәсемнәр зур кызыксыну уята. Мәсәлән, Николай Соколов җитәкчелегендәге Тәтеш хастаханәсе республикада иң яхшыларның берсе була, ә аның хатыны Нина Станиславовна тырышлыгы белән хатын-кызлар һәм балалар консультацияләре, шәһәр­дә беренче бала тудыру йорты булдырыла. Табиб Валериан Кондаковка тәүлекнең теләсә кайсы вакытында киңәш һәм ярдәм сорап мөрәҗәгать итә торган булалар. Әтисе Николай - ТАССРның атказанган табибы - юлыннан китеп, Валериан атаклы хирург, колак, тамак һәм борын авыруларын дәвалау буенча бер дигән белгеч булып җитлегә, бик күп кешеләрнең гомерен саклап кала, башка сфераларда да ул сәләтле шәхесләрнең берсе була.

    Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре турындагы бай экспозицияләр - Соколовлар, Кондаковлар, Ходяшовлар йортыннан китерелгән әйберләр - яраткан табибларыбызның медицина эшчәнлеге белән генә чик­ләнмәүләренең дәлиле. Шулар арасында кунак бүлмәсе гарнитуры, бастырып куелган зур көзге, фортепиано һәм башкалар. Ул әйберләрнең һәркайсы шул чорны, яшәү шартларын, әлеге табибларның бай рухи дөнь­ясын күзалларга мөмкинлек бирә. Нәкъ менә шушы шәхесләр, шәһәр интеллигенциясе буларак, аның культурасын формалаштырганнар, хәйрия кичәләре уздырганнар, ә җыелган акчаларга балалар приютлары, консультацияләр төзегәннәр, төрмә бинасын бала тудыру йорты итеп үзгәртеп корганнар һәм башкалар.

    Валериан Кондаковның хатыны Лилия Семеновна яшь чагында ирен китәргә үгетләвен искә төшерде: "Әйдә китәбез" (ул вакытта аны Казанга эшкә чакыралар), - дигәнгә каршы ул кистереп: "Теләсәң нәрсә эшлә, ә мин Тәтешне башка бернинди шәһәргә дә алыштырмаячакмын!" - дип җавап биргән. Чөнки ул үзенең туган җирен, биредә яшәүче кешеләрне яраткан. Күп кенә гаилә ядкәрләрен тапшырган Лилия ханым бу юлы да музейга буш кул белән килмәгән - аптека үлчәве китергән иде. Очрашуда катнашкан район башлыгы урынбасары Александр Дубровский, ул Валериан Кондаковны үзенең остазы дип саный, аңа багышлап Владимир Высоцкий җырын башкарды һәм анда: "Дуслар, мин сездән хастаханә коридоры аша түгел, ә әкияти киек каз юлыннан китәм..." дигән сүзләр дә бар иде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: