Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Талпан куркыныч

Талпан энцефалиты һәм талпан боррелиозы белән чирләүгә караганда, аңардан саклану җиңелрәк.


(Тәтеш, 20 июня, «Тәтеш таңнары», Алинә ТАРХАНОВА, Мәдинә ИБӘТУЛЛИНА фотосы).Җылы көннәр башлангач, талпан кадалу һәм ябышу сәбәпле медицина ярдәме сорап Тәтеш үзәк район хас­таханәсенә мөрәҗәгать итү очрак­лары ешайды. Алар урманда да, урман-паркларда да, бакча кишәрлекләрендә дә, зиратларда да кешеләргә һөҗүм итә.

Без Тәтеш үзәк район хастаханәсенең ашыгыч һәм кичектергесез ярдәм бүлеге өлкән фельдшеры Руслан Сәфәров белән талпаннар турында әңгәмә кордык.

– Руслан Валерьевич, талпаннар ничек зарарлый?

– Чирнең барлыкка килүе кешегә вирус белән зарарланган талпан ябышканнан соң беренче минутларда ук авыртуны баса торган селәгәе белән бергә күчә. Зарарлану тирегә кадалган талпанны кысып сытканда яки тешләгән урынны кашыган вакытта тәнгә вирусны ышкыганда барлыкка килергә мөмкин. Кешеләрнең кайнатмаган кәҗә сөтен кулланганда талпан энцефалиты вирусы белән зарарланган очрак­лары да теркәлгән. Талпан һөҗүм иткән вакытта кәҗәләр (барыннан да ешрак), сыерлар сөтендә вирус булырга мөмкин. Шуның өстәвенә, кайнамаган сөт кенә түгел, шулай ук аңардан әзерләнгән азык-төлекләр дә чир йоктыручы булып тора. Исегездән чыгармагыз, сөтне бары тик кайнатылганнан соң гына кулланырга, ризыкларны кайнаган сөттән генә әзерләргә кирәк! Күпләр талпаннар агачлардан яки биек куаклардан гына һөҗүм итә дип ялгыша. Алар астан өскә шуыша. Талпаннар үзләренең корбаннарын нәкъ тә менә үләндә сагалыйлар. Кешеләр кайчакларда өйләренә алып кергән чәчәкләрдән, ботак­лардан, киемнәрдән дә зыян күрер­гә мөмкин. 

– Талпан инфекциясеннән ничек сак­ланырга була?

– Табигатькә чыкканда шәхси профилактика гамәлләре турында онытмагыз. Аерым саклану чаралары кулланыгыз – киемнәргә акарицид­лы препаратлар сөртегез, репеллентлар кулланыгыз. Киемнең эчке ягына талпан шуышып кермәслек итеп яхшылап киенергә кирәк, кием ак һәм бертөрле төстә булсын, талпаннар аңардан бик тиз күренә. Киемнең өске ягын чалбарга кыстырып куегыз, җиңсәләр кулга тыгыз сыланып торырга тиеш. Чалбар балагын аяк киеменә тыгызлап тутырыгыз, оек яки носкины тыгыз резинка белән эләктерегез. Баш киеме капюшон яисә башка төр әйбер (яулык, очларын яка астына кертеп куярга кирәк) булыр­га мөмкин. Әгәр талпан кадалган икән инде, кичекмәстән яшәү урыны буенча дәвалау-профилактика учреждениесенә медицина ярдәме күрсәтүләрен сорап мөрәҗәгать итегез. Тәннән алынганнан соң, барлык талпаннар да вирус барлыгына тикшерүгә озатыла. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев