Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Талпаннар һөҗүм итә

Күпчелек кешеләр талпаннар сезоны яз айларында башлана һәм ике айга сузыла дип уйлый, ләкин бу алай түгел.

(Тәтеш, 16 сентябрь, "Тәтеш таңнары").  Талпаннар куркыныч чир йоктырырга сәләтле, һәм аларның кадалуы кешеләргә, хайваннарга зур зарар китерергә мөмкин. Паразитларда ике фазада: язын һәм көзен активлык күзәтелә, шуңа күрә табигатькә чыкканда яисә гөмбә җыярга барганда яхшы итеп саклануны кайгыртырга кирәк. 

Бөҗәкләр тиз хәрәкәтләнүчән, температура 6-8 градус булганда актив тормыш алып баруны дәвам итәләр. Ноябрьдә, суыклар башлангач, йокыга талалар. Сентябрьдә талпаннарның активлыгы, җәй айларындагы кебек, шундый ук дәрәҗәдә кала. Канечкеч пара­зитлар кышкы йокыга әзерләнә башлаганда, агрессивка әйләнәләр. Әгәр сезгә талпан кадалган икән, ашыгыч чаралар күрегез. Тәнгә ябышкан талпанны мөмкин кадәр тиз арада алырга кирәк.

Өстәвенә бик сак булу зарур – сытарга яки тартырга ярамый. Медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итсәң яхшырак.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X