“Танышу” рубрикасы кирәк
Укучыларның район газетасы турындагы фикере.

Гыйльман Хөснетдинов, Кече Әтрәч авылы:
– Район газетасыз калырмын дип уйлаган идем инде, сезнең килүегез яхшы булды әле. Газетага күптәннән, 20 елдан артык язылам. Алгы битләрдән укый башлыйм, әлбәттә. Гомумән алганда, аңарда басылганнарның барысын да укыйм. Югыйсә, әтәчләр белән бергә уянам, караңгылангач кына йокларга ятам. Җәй көннәрендә – бу шулай. Терлекләрне ашатырга, яшелчә бакчасын карарга кирәк, шулай да газетадагы мәкаләләрне укырга һәрчак вакыт табам. Кызыклы язмалар бар. Киңәш буларак шуны әйтәсем килә, газетаның ахыргы, игъланнар чыгучы битендә “Танышу” кебек шундый рубрика барлыкка килсен иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев