Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ташландык материалдан музыкаль инструментлар ясау буенча мастер-класс булды

«Каенкай» балалар бакчасында балалар һәм ата-аналар өчен ташландык материалдан музыкаль инструментлар ясау буенча мастер-класс булды.

(Тәтеш, 23 июль, "Тәтеш таңнары").  «Каенкай» балалар бакчасында балалар һәм ата-аналар өчен ташландык материалдан музыкаль инструментлар ясау буенча мастер-класс булды.

Пластик шешәләр төрле ташлар, орлыклар белән тулыланды һәм шунлыктан ташларның яңгырашы төрле көйләр барлыкка китерде. Нәниләр өчен бу бик тә  күңелле булып тоелды. Аларны гадәти булмаган музыкаль уен кораллары җәлеп итә. Балалар үзләренең музыкаль уенчыклар җыелмасын тулыландыру өчен әлеге уен коралларын өйләренә алып кайттылар. Һәр йортта күңелле музыка яңгырасын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев