Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ТАССР вакытында Тәтештә мәгариф

Тәтеш районында белем бирү тармагы инкыйлабка кадәрге тамырларга ия, әмма мәҗбүри уку фәкать совет елларында гына башланган.

(Тәтеш, 27 май, "Тәтеш таңнары"). 1920 елда белемсезлекне бетерү буенча курслар – 
ликбезлар оештырыла, 1930 елда мәктәп өч еллык, аннары җиде еллык була, сугыштан соң – сигезъеллык, ә 1970 елда унъеллыклар барлыкка килә.

Тәтештәге 1нче урта мәктәп райондагы иң өлкән уку йортларының берсе. Ул сәүдәгәр Кру­пиннарның элек хатын-кызлар өчен төзегән ике катлы гимназиясендә урнаша. ­Инкыйлабтан соң биредә ­икенче дәрәҗәдәге хезмәт мәк­тәбе, аннары – ­крестьян яшьләре мәктәбе, һәм нибары 1933 елда  урта мәктәп була.  

1971 елда шәһәрнең көнь­як өлешендә 2нче урта мәктәп ачыла. Аны төзү сигез елга ­сузыла.
ТРның атказанган укытучысы Рәхим Габдрахманов Тәтеш районының мәгариф системасында зур роль уйный. Ул 1974 елдан 1988 елга кадәр районның мәгариф бүлегенә җитәкчелек итә. Нәкъ тә менә аның башлангычында бүлек беренчеләрдән булып СССР Мәгариф минис­трлыгының күчмә Кызыл Байрагына лаек була.

Татариянең кайбер шә­һәр­ләрендә, шул исәптән Тәтештә дә, педагогия училищелары (семинарияләр) ачыла, аларның максаты барлык Идел аръягы өчен һөнәри кадр­лар әзерләү була. Тәтешнең педагогия училищесы үзенең традицияләре белән дан тоткан. 1921 елда биредә фән укытылмаган, укытучылар комплекслы программалар буенча эшләгән.

Укучылар күрсәтмә әсбапларны үз көчләре белән әзерләгән, Идел ярындагы минераллардан коллекцияләр җыйган. Училищеда утызынчы еллар башыннан студентларны рус һәм татар бүлекләрендә укытканнар, авылда кадрларга нык кытлык булганлыктан, читтән торып уку бүлекләре ачу турындагы карар кабул ителгән. Педагогия училищесында хәтта Бөек Ватан сугышы елларында да укытучылар әзерләүне туктатмаганнар: әлеге вакыт эчендә белем бирү барышында аңарда ике йөздән күбрәк кеше укыган.

Тәтешнең авыл хуҗалыгы техникумы бай тарихлы тагын бер уку йорты булып тора. Аны 1920 еллар азагыннан авыл хуҗалыгы өчен кадрлар әзерләүчеләрне чыныктыру урыны, дип хаклы рәвештә санаганнар. Уку йорты коллективлаштыру елларында  колхоз хезмәткәрләренең квалификацияләрен арт­тыручы Татария өлкә мәктәбе дип йөртелә башлаган. Авыл хуҗалыгы техникумына 60нчы еллар азагында Красная Поляна һәм Любимовка җирләре бирелгән, ә 1971 елда, шәһәрдән чыккан урында, яңа уку корпусы төзелә башлаган, анда студентлар хәзерге көнгә кадәр белем ала. Тәтештә 1930 елда әле тагын зоотехникум да эшләвен, әмма сугыш башлану белән аны Минзәләгә күчерүләрен дә билгеләп үтик. 

Районыбызны гомер-гомергә безнең яшьләрнең спорт казанышлары данлады. Шулай итеп, педагогия училищесының җиңел атлетчылары, авыл хуҗалыгы техникумының велосипедчылары, спорт мәктәбе шәкертләре күп ярышларда җиңүгә ирештеләр. Ә Тәтешнең стендка ату мәктәбе спортчылары хөкемдарларны һәм җанатарларны төгәл атулары, җиңүгә булган ихтыярлары белән бүгенге көнгә кадәр гаҗәпкә калдыра. 

Тәтеш педагоглары үзләренең элекке хезмәттәшләреннән калган традицияләрне дәвам итеп, мәктәп укучылары һәм студентлар өчен бүген дә белем иленә озатып йөрүчеләр булып кала бирәләр һәм алар өчен профессиональлек, яраткан эшләренә тугрылык үрнәге булып торалар.
фото: архив/Авангард

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев