Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанлылар Җитешлеге өчен

1992 елның 6 ноябрендә Татарстан халкының үз ихтыярын белдерүе нәтиҗәсендә республикада бердәм рәвештә Татарстан Республикасының Конституциясе кабул ителде, ул социаль-икътисадый реформаларның төпле нигезе булды.

Татарстан Республикасы Конституциясен кабул иткән көн мөһим тарихый вакыйгага әйләнде. Әлеге документның әһәмияте Россия масштабында бәяләнде, шулай ук республикада әхлаклылык, закон чыгаручыларның тәвәккәллеге һәм рухи ныклыгы билгеләп үтелде.
Конституция проектын тикшерүдә катнашучы Югары Совет депутатының берсе, әлеге тарихый документ өчен тавыш бирүче, Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы директоры Марат Фазлыев (рәсемдә) була.

Конституциянең 20 еллыгы уңаеннан ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Советы депутатлары һәм шәхсән үз исеменнән Марат Галимҗан улына бәйрәм котлавы җибәрде, анда, аерым алганда, болай диелгән: "Сез безнең рес­публикабызның яңа тарихын иҗат итүче, халык тарафыннан сайланучылар рәтенә керергә тулы хакыгыз бар. Ике дистә ел элек Сезгә бүгенге көндә дә үзенең актуальлеген югалтмаган әлеге истәлекле һәм эпохалы вакыйгада турыдан-туры катнашырга туры килде.
Төп законда язылган кагыйдәләр Татарстан үсешен алдан билгеләп, демократик үзгәрешләр дәлиле булды. Һәм рес­публиканың бүгенге уңышында Сезнең өлешегез дә бар!"
Без әлеге тарихый вакыйгаларда катнашучы белән очрашырга булдык.

- Марат Галимҗанович, республика Конституциясен кабул итү белән нинди мөһим мәсьәләләр чишелде?

- 1990 елда дәүләт суверенитеты Декларациясен кабул иткәч депутатларның актив эше башланды, ул вакытта Россиядә сәя­си һәм икътисадый хәл гади генә түгел иде: автономиянең булу-булмау мәсьәләсе хәл ителде. Татарстан беренчеләрдән булып республикада тотрыклылык саклансын өчен үзенең суверенитеты турында белдерде.

Республиканың 12 чакырылыш Югары Совет депутатлары, алар сос­тавында Валериян Николаевич Кондаков белән мин дә бар идем, Декларация кабул итүдә зур эш башкардык, шуның белән Татарстан үзенең суверен дәүләт булуын белдерде. Бу мәҗбүри, әмма дөрес карар иде. Ул рес­публикага үзенең йөзен, халкын, авыл ху­җалыгы тармагын, промыш­ленностен саклап калырга ярдәм итте.
Соңгы ике елда Конституция проекты өстендә четерекле эш башкарылды.

Миңа, планлы-бюджет комиссиясе әгъзасы буларак, икътисадый мәсь­әләне эшкәртергә туры килде. Һәм без үзебезнекен булдырдык. 1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителде. Суверен дәүләт буларак, республика тышкы икътисадый эшчәнлек алып бара алды.

Россия җитәкчелеге безнең эшчәнлекне тиз генә хупламады, республика эчендә дә бердәмлек юк иде: центристлар, милләтчеләр, суллар, уңнар... Килешү юлы катлаулы булды. Депутатлар төп законны камилләштерү өстендә эшләделәр, аерым маддәләрне шомартып Югары Советтан 3-4 көн чыкмадылар.
Бу вакыттан бирле күп нәрсәләр үзгәрде. Россия үзе ныгыды, республиканың карарлары зирәклеген таныды.

- Бүгенге көндә тормышыбызның казанышы буларак Сез респуб­ликаның төп законы маддәләренең эшләү нәтиҗәләренә ничек карыйсыз?

- Татарстан Россиянең югары үсешкә ия булган регионнарының берсе буларак лаеклы урын биләде, юкка гына Казанны Россиянең өченче башкаласы дип йөртмиләр. Башка автономияләр дә безнең юлдан китте, әмма Татарстан беренче булды. Бүгенге көндә ул бөтен сфераларда да - промышленность, авыл хуҗалыгы, яңа технологияләрне үзләштерүдә беренче урыннарны били. Бүген иң мөһиме - ирешелгәннәрне саклап калу һәм киләчәк үсешне тәэмин итү.

Бер генә халык та берүзе исән кала алмавына без берничә тапкыр инандык, Россия бербөтен булуы белән көчле һәм төп законнар Россия дәрә­җәсендә кабул ителергә тиеш. Әмма безнең эчке законнар икътисадны, кече бизнесны сакларга, һәр гражданинның мәнфәгатьләрен яклауда эшләргә тиеш. Мәгариф сферасына килгәндә, һәр кеше бөтен дәрәҗәдә белем алу мөмкинлегенә ия булырга хаклы. ХII чакырылыш Югары Совет депутатларының эше шуңа юнәлтелгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев