Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан ата-аналары мәктәпләрдә төшке ашның салкын һәм тәмсез булуына зарлана

Кулланучы хокукларын яклау идарәсе Казаннан һәм республиканың башка шәһәрләрендә балалар туклануын оештыру турындагы 54 мөрәҗәгатьне караган.

(Казан, 9 декабрь, “Татар-информ”). Татарстан ата-аналары мәгариф оешмаларында төшке ашларның салкын һәм тәмсез булуыннан зарланган. Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Мөрәҗәгатьләрнең күбесе балаларга салкын һәм тәмсез ризыклар бирү буенча”, - диелгән ведомство матбугат хезмәтендә.

Белгечләр эш барышында кайнар элемтә буенча килгән 54 мөрәҗәгатьне караган. Алар Казан, Түбән Кама, Чаллы һәм Зәй районнарыннан кергән.

Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе белгечләре тиешле чаралар күргән. Мәгариф оешмалары һәм учреждение җитәкчеләренә язма рәвештә хилафлыклар факты турында хәбәр ителгән, кимчелекләрне бетерү буенча киңәшмәләр уздырылган, ашханә хезмәткәрләрен укыту семинарлары оештырылган.

Инга Сәфәрова фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев