Татарстан автомобильчеләрен иртәнге бозлавык һәм томан турында кисәтәләр
Көндез республикада көчле җил көтелә.
(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 17 октябрьдә, төнлә һәм иртән, Татарстан һәм Казан юлларының аерым урыннарында бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе кисәтә.
Моннан тыш, республика территориясендә урыны белән томан көтелә.
Көндез исә Татарстанда көньяк-көнбатыштан көчле җил фаразлана. Көчәйгән вакытта секундына 16 метрга кадәр җитәчәк, дип хәбәр итә синоптиклар.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/16/195436/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев