Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан “Җир сәгате” халыкара акциясенә кушылачак

24 мартта 20:30 сәгатьтән 21:30 сәгатькә кадәр электр утын, электр энергиясе белән эшләүче барлык җайланмаларны сүндереп торырга кирәк булачак (Казан, 11 март, "Татар-информ"). Россиядә 24 мартта экологияне, табигый ресурсларны сакчыл файдалану һәм электр энергиясен саклау буенча иң зур "Җир сәгате" акциясе була. Бу чарада Татарстан катнашачак, дип хәбәр итә Татарстан...

Татарстан “Җир сәгате” халыкара акциясенә кушылачак24 мартта 20:30 сәгатьтән 21:30 сәгатькә кадәр электр утын, электр энергиясе белән эшләүче барлык җайланмаларны сүндереп торырга кирәк булачак

(Казан, 11 март, "Татар-информ"). Россиядә 24 мартта экологияне, табигый ресурсларны сакчыл файдалану һәм электр энергиясен саклау буенча иң зур "Җир сәгате" акциясе була. Бу чарада Татарстан катнашачак, дип хәбәр итә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте.

Моның өчен 20:30 сәгатьтән 21:30 сәгатькә кадәр электр утын, электр энергиясе белән эшләүче барлык җайланмаларны сүндерергә кирәк булачак.

Барлык хакимият органнары, предприятие һәм оешма житәкчеләре, шулай ук республика халкы бер сәгатькә биналарның, корылмаларның архитектура-декоратив яктырткычларын, торак йортлардагы утларны, гражданнарның яшәеш иминлеген тәэмин итүгә бәйләнмәгән электр җиһазларын сүндерәчәк, шулай ук электр энергиясеннән файдалануны киметүгә юнәлтелгән башка чаралар оештырылачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

Җир сәгате - табигатькә сакчыл караш символы, планетабызның чикләнгән ресурсларын кайгырту, климатны саклау өчен җәмгыятьне кискен чаралар күрергә өндәү. Әлеге чара ел саен март аеның соңгы шимбәсендә Дөньякүләм кыргый табигать фонды инициативасы белән уздырыла һәм энергия, табигый ресурсларны саклау, планета күләмендәге экологик вазгыятьны яхшырту проблемаларын хәл итүдә төрле дәүләт кешеләренең теләктәшлеген символлаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев