Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан мәчетләрендә туган телне саклау турында сөйләнәчәк

Җомга вәгазьләре туган телне саклауга багышлана.

Бу атнада Татарстан Республикасының барлык мәчетләрендә дә җомга вәгазьләре туган телне саклауга багышланачак. Бу хакта Татарстан мөселманнары диния нәзарәте матбугат хезмәте җиткерә.
Вәгазьләр икетеллелекне үстерү һәм халыкта татар телен куллануны популярлаштыру максатыннан укылачак. Мөнбәрләрдән имамнар туган телне өйрәнү һәм милли кыйммәтләрне саклау әһәмияте турында Ислам күзлегеннән чыгып сөйләячәк.
Татарстан Республикасында бүгенге көндә мең ярымнан артык мәчет эшли. Узган атнаны шушы темага җомга вәгазьләре Казанның Галиев һәм "Тынычлык" мәчетләрендә сөйләнде, диелә хәбәрдә.
tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев