Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан Президенты Юлламасы республикага кирәкле үсеш тизлеген бер елга алдан билгеләргә ярдәм итә

Республиканың социаль сәясәтенә багышланган өлешенә Юллама тарафыннан аерым игътибар биреләчәк.

(Тәтеш, 24 сентябрь, “Тәтеш таңнары”). Татарстан Республикасы Президенты Юлламасы республикага кирәкле үсеш тизлеген бер елга алдан билгеләргә ярдәм итә, дигән үз фикерен әйтте “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Рөстәм Миңнехановның республика Дәүләт Советына мөрәҗәгате алдыннан. 

“Юллама, чынлап та, этәргеч бирә. Ул икътисад, сәнәгать, сәясәт һәм башка өлкәләр буенча аналитик мәгълүматларга нигезләнә. Нәкъ менә шуңардан чыгып, республиканың үсеш юнәлешләре билгеләнә”, – диде Ләйлә Фазлыева һәм Юлламаның республиканың социаль сәясәтенә багышланган өлешенә аерым игътибар биреләчәген әйтте.

Исегезгә төшерәбез, республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Дәүләт Советына Юлламасында Татарстанның киләчәк үсеш юлын билгели. Тантананы һәркем онлайн карый ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев