Татарстан Рәисе: Аграрийлар тырышлыгы нәтиҗәсендә Татарстан азык-төлек белән тәэмин ителгән
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган чарада катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган чарада катнашты.
Республика җитәкчесе ассызыклаганча, аграрийларның һөнәри осталыгы һәм хезмәт сөючәнлеге нәтиҗәсендә Татарстан халкы үзебездә җитештергән төп азык-төлек продуктлары белән тулысынча тәэмин ителгән. Ул шулай ук әлеге эшкә дистә еллар багышлаган тармак ветераннарын да билгеләп үтте.
Татарстан Республикасы Рәисе матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, быел республикада 3,8 миллион тонна ашлык үстерелгән.
Рөстәм Миңнеханов сөт җитештерү буенча республикада алдынгылыкны саклаучы терлекчеләргә аерым рәхмәт белдерде. Рөстәм Миңнеханов терлекчелек өлкәсе алдынгыларына рәхмәт белдерде.
«Барлык алдынгыларның исемнәрен санап чыгу мөмкин түгел. Без сезнең барыгызга да хезмәтегез өчен зур рәхмәт әйтәбез!» - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов залда утыручыларга.
Ул искәрткәнчә, быел Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде. Бүген агросәнәгать комплексы яхшы үсеш потенциалы булган заманча югары технологияле тармакка әверелде.
Шулай ук Татарстан Рәисе тышкы базарларга чыгуның мөһимлеген билгеләп үтте.
Татарстанда фермер хуҗалыкларына актив ярдәм күрсәтелә. Рөстәм Миңнеханов игътибар иткәнчә, фермерлар, җирдә эшләүдән тыш, авыл тормышын, мәдәниятне һәм туган телне саклау буенча миссияне лаеклы үтиләр, кече ватаннарында социаль йөкләмәне намус белән башкара.
Республикада авылларда тормыш сыйфатын яхшырту буенча зур эш алып барыла: беренчел медицина-санитария ярдәме модернизацияләнә, мәдәни үзәкләр һәм спорт мәйданчыклары төзелә, су белән тәэмин итү, яктырту һәм башкалар яхшыра.
Ул авыл халкына атна саен авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырганнары өчен аерым рәхмәт белдерде. Бу шәһәр халкына сыйфатлы һәм табигый продукцияне кулай бәядән сатып алырга мөмкинлек бирә.
Аннары ул агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән аерым өлешләре һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/minnexanov-agrariilar-tyryslygy-natiasenda-tatarstan-azyk-tolek-belan-taemin-itelgan-5895944
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев