Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыгыш ясаячак

Утырышның көн тәртибенә уналты мәсьәлә кертелгән, шул исәптән республика законнары проекты каралачак.

(Тәтеш, 24 сентябрь, “Тәтеш таңнары”). VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының бүген ике утырышы була. 
 “Татарстан Президентының республикадагы эчке һәм тышкы вәзгыять турында Дәүләт Советына Юлламасы – утырышта бердәнбер мәсьәлә”, – дип белдергән иде 16 сентябрьдә узган республика парламенты президиумы утырышында Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина.

Чара Салих Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында узачак. Татарстан Дәүләт Советына Юллама республика телеканалларында, шулай ук интернет челтәрдә онлайн күрсәтелә. Онлайн-трансляциягә сылтама Рәсми Татарстан сайтының баш битендә була. Чара бүген иртәнге унда башлана. 

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының унбишенче утырышы көндезге сәгать 12дә була. Утырышның көн тәртибенә 16 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән беренче укылышта 9 республика закон проекты каралачак.    

“Аларның бер өлеше финанс блогына керә. Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү, 2021 елга хезмәт базары үзенчәлекләрен чагылдыра торган региональ коэффициентны билгеләү, 2021 елга пенсиягә федераль социаль өстәмә күләмен билгеләү өчен республикада пенсионерның яшәү минимумы күләмен билгеләү турында закон проектлары, киләсе елга мәктәпкәчә, гомуми һәм өстәмә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында ике закон проекты”, – дигән Лилия Маврина.

Республика җир кодексына, шулай ук кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проектлары беренче укылышта карау өчен әзерләнгән. Көн тәртибенә Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил билгеләү, Татарстан Республикасы Конституция суды судьяларының вәкаләтләрен туктату һәм аларны сайлау турындагы мәсьәләләр кертелгән.

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев