Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан Төзелеш министрлыгы: Быел җылыту сезоны бер атнага иртәрәк башланды

Республикада җылылык бирү чорының озынлыгы календарь елның өчтән икесен тәшкил итә.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Быел һава торышы шартлары аркасында Татарстанда җылыту сезоны республика буенча уртача алганда бер атнага иртәрәк старт алды. Бу хакта бүген Казанда узган матбугат конференциясендә билгеле булды.

«Узган ел республикада җылылык бирү сезоны 21 сентябрьдән башланды. Җылылык кампаниясенә беренчеләрдән булып Актаныш районы вәкилләре кушылды. Казанда ул вакытта җылылык бирү сезоны 1нче октябрьдә старт алды. Җылылык бирү чорының озынлыгы 235 көн тәшкил итте. Ел саен 356 көннән ике өлешен җылыту сезоны тәшкил итә», — диде Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыйров.

Аның мәгълүматларына караганда, быел Казанда җылыту сезоны узган атнада ук башланды. Узган шимбәдә 30 балалар бакчасы җылылык белән тәэмин ителгән иде. Атна дәвамында батарейлар балалар һәм авырулар булган барлык социаль объектларда кайнар булачак. Торак йортларга җылылык акрынлап иртәгедән бирелә башлаячак.

«Бу атна ахырына — җомга көнгә, уртача тәүлеклек температура 8 градус дәрәҗәсендә көтелә», — диде спикер.

Республикада 2019-2020 еллар чорының көзге-кышкы чорына әзерлек буенча республика штабы утырышы узды инде. Җылылык кампаниясенә әле кушылмаган муниципаль берәмлекләргә бүгенге көннән башлап социаль — мәдәни-көнкүреш объектларына - балалар бакчаларына, поликлиникаларга һәм мәктәпләргә җылылык бирергә тәкъдим ителде.

«Без бу мәсьәләгә беренче чиратта игътибар бирәбез. Иртәгедән без барлык муниципаль берәмлекләр буенча җылылык җибәрү мониторингын башлыйбыз», - диде Насыйров.


Фото: Михаил Захаров/архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев