Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда 2024 елгы савыктыру кампаниясенә йомгаклар ясалды

Семинар эшендә Татарстан Республикасының 40 муниципалитетыннан 160 кеше катнашты.

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының “Ялта-Зәй” спорт-савыктыру үзәгендә 2024 елгы савыктыру кампаниясенә йомгак ясау буенча семинар узды, ул Татарстанның 40 муниципалитетыннан 160катнашучыны берләштерде.

ТР яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Денис Лулаков, 2024 елгы сәламәтләндерү кампаниясенә йомгак ясап, барлык төр балалар лагерьларында 215 мең Татарстанлы бала ял итте, дип билгеләп үтте.

Семинар кысаларында ике эш төркеме төзелде, алар ике көн дәвамында түбәндәге юнәлешләрне эшләделәр:

 – “Җәй” республика үзәгенең “Чайка” лагере мисалында балалар лагере инфраструктурасын үстерү концепциясен эшләү;

 – медиа-киңлектә балаларны савыктыру лагерьларын алга җибәрү.

Семинар нәтиҗәләре буенча киләсе 2025 елга бурычлар куелган, ул балалар ялын оештыручыларга тагын да продуктлырак булырга вәгъдә итә.

фотоны Лидия Егорова тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев