Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Татарстанда 57 яшьлек ир-ат өй янындагы коега төшеп үлгән

    Килгән коткаручылар альпинист кирәк-яраклары ярдәмендә ир-атның мәетен өскә чыгарган.

    (Тәтеш, 23 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Татарстанда 57 яшьлек ир-ат өй янындагы коега төшеп үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

    Кичә иртәнге унберләр тирәсендә 112 бердәм номерына Олы Шилнә торак пунктының Көнчыгыш урамында 57 яшьлек ир-атның өй янындагы 3 метр тирәнлектәге коега егылып төшүе хакында хәбәр килгән. Шалтыратып хәбәр итүче ир-атның аңын югалтуын әйткән.

    Чакыру буенча килгән коткаручылар альпинист кирәк-яраклары ярдәмендә ир-атның мәетен өскә чыгарган һәм полицейскийларга тапшырган.

    фото: ГУ МЧС России по РТ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: