Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда беренче авыл ипотекалары бирелде

Республиканың Актаныш, Тәтеш, Кама Тамагы һәм Лаеш районнарында 7 ташламалы ипотека кредиты бирелде инде, аларның гомуми суммасы 14,6 млн сум тәшкил итә.

(Тәтеш, 12 март, “Тәтеш таңнары"). Республиканың Актаныш, Тәтеш,  Кама  Тамагы һәм  Лаеш районнарында  7 ташламалы  ипотека кредиты  бирелде инде, аларның  гомуми  суммасы 14,6 млн сум тәшкил  итә. 

Шуны  искшртеп узабыз,  2020 елда  “Авыл территорияләрен  комплекслы  үстерү”  буенча  яңа  дәүләт программасының  төп  инструментларының  берсе  буларак,  ташламалы  авыл     ипотекасы  программасы  гамәлгә ашырыла  башлады.  Анда  беренче  катнашучылар    Омск, Оренбур, Амур һәм  Калининград өлкәләре,  Алтай  крае, Марий Эл һәм Татарстан  республикалары  халкы  булды. 

Ташламалы  ипотека механизмы   авыл  халкын    уңайлы  торак  белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Аны гамәлгә ашыру  авыл  халкының  зур  шәһәрләргә китүен киметүгә, шәһәр  халкын  аграр секторга  җәлеп  итүгә, гомумән, авылда  тормыш  шартларын  яхшыртуга  юнәлдерелә.    

Кредит   еллык  3%лы ставка белән   бирелә  (ипотеканы иминләштергәндә – 2,7%). Ипотека 25 елга кадәр бирелә, кредитның иң чик максималь күләме – 3 млн сум. Кредит акчаларына  йорт салырга,  фатир алырга, авыл  җирлегендә  җир  кишәрлеге  сатып  алырга  мөмкин.  
Ипотеканы  Россия Федерациясенең 21 яшьтән 65 яшькә кадәрге теләсә кайсы гражданы алырга мөмкин. 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хабәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев