Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда Бөтенроссия халык санын алуны үткәрү әзерләнгән

Пандемия аркасында Бөтенроссия халык санын алуны уздыру сроклары күчерелде.

(Тәтеш, 17 июнь, "Тәтеш таннары"). Әзерлек чараларын анализлау нәтиҗәләре буенча Татарстан Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүгә әзер. Аны Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин хәбәр итте.

«Планда каралган бөтен эш башкарылды, оештыру планы әзерләнде, аңа 613,8 йорт, ягъни 2 миллионга якын бина кертелгән. 7128 хисап участогы, 1185 исәпкә алу участогы формалаштырылды. Гражданнарны исәпкә алуны үткәрү өчен үз торак бинасыннан тыш тагын 1187 стационар участок булдырылган», — дип сөйләде Нигъмәтуллин Идел буе федераль округында урнашкан Дәүләт статистикасы федераль хезмәте территориаль органнары җитәкчеләре советы утырышында.

Нигъмәтуллин сүзләренчә, пандемия аркасында Бөтенроссия халык санын алуны уздыру сроклары күчерелде.

 Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/society/16-06-2021/r-st-m-nig-m-tullin-tatarstan-b-tenrossiya-halyk-sanyn-aluny-tk-r-g-zer-5827062

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев