Татарстанда яңгыр һәм +15 градуска кадәр җылы булуы көтелә
Бүген, 8 апрель, Татарстанда болытлы һава торышы көтелә.
Бъген Татарстанда болытлы һава торышы көтелә. Көндез һава температурасы +11 градуска кадәр, ә төбәкнең көнбатышында +15 градуска кадәр күтәрелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Урыны белән бераз яңгыр явачак. Иртән, төнлә кебек, кайбер районнарда томан һәм бераз бозлавык булырга мөмкин.
Төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка күчүчән юнәлештәге җил секундына 6-11 метр тизлектә исәргә мөмкин, урыны белән 14 метрга кадәр фаразлана.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-yangyr-ham-15-graduska-kadar-yly-buluy-kotela-5885945
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев