Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда җиңел машина һәм фура бәрелешү нәтиҗәсендә дүрт кеше тән җәрәхәтләре алган

Биредә 12нче модельле «Лада» һәм «ДАФ» йөк автомобиле юлны бүлешә алмаган.

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда җиңел автомобиль һәм фура бәрелешү нәтиҗәсендә дүрт кеше (шуларның икесе – балалар) төрле тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта агентлыкка әлеге аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.

Аларның сүзләренчә, авария кичә кичке сигезләр тирәсендә Химиклар урамында булган. Биредә 12нче модельле «Лада» һәм «ДАФ» йөк автомобиле юлны бүлешә алмаган. Нәтиҗәдә, җиңел автомобиль юлдан читкә чыккан.

Юл һәлакәтендә дүрт кеше (шуларның икесе – балалар) төрле тән җәрәхәтләре алган. Аларны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озатканнар.

фото: Татар-информ/очевидцы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X