Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Татарстанда ике автомобиль бәрелешүендә бер кеше үлгән, дүрт кеше зыян күргән

    Авария Татарстанның Теләче районында Мамадыш юлында булган.

    (Казан, 23 июль, "Татар-информ"). Татарстанның Теләче районында ике автомобиль бәрелешүендә бер кеше үлгән, өч өлкән кеше һәм бала хастаханәгә озатылган. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына авария шаһитлары хәбәр итте.

    Юл-транспорт һәлакәте Татарстанның Теләче районында Мамадыш юлында булган. Шаһитлар сүзләренчә, анда "Шевроле Круз" һәм "Лада Икс Рей" бәрелешкән.

    Авариядә бер хатын-кыз үлгән, өч ир-ат һәм бер баланы хастаханәгә алып киткәннәр.

    фото: очевидцы

     

     https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/23/190225/

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: