Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Татарстанда ике машина кара-каршы бәрелешкән һәлакәттә өч кешенең гомере өзелгән

    Юл-транспорт һәлакәтен каршы полосага чыккан «БМВ» китереп чыгарган.

    (Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда Казан — Оренбург юлында «БМВ» һәм «Лада» автомобильләре кара-каршы бәрелешкән һәлакәттә өч кешенең гомере өзелгән. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

    Беренчел мәгълүматлар буенча, бүген көндез Казан — Оренбург юлының 47нче чакрымында «БМВ» йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм «Лада» белән кара-каршы бәрелешкән.

    Юл-транспорт һәлакәте килеп чыгу сәбәпләре һәм һәлак булган затларның шәхесләре ачыклана. Һәлакәт урынында ЮХИДИ инспекторлары эшли.

     

    фото :ГУ МЧС России по РТ

     https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/20/197267/

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: