Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда көннәр суытачак

Бүген көндез һава температурасы -4..-9 градус булды.

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Бүгенге көннән Татарстан территориясендә салкын һава торышы урнашачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайты хәбәр итә.

Бүген явым-төшем көтелми, талгын җил исә. Көндез һава температурасы -4..-9 градус тәшкил итә. Белгечләр шулай ук юлларда бозлавык барлыкка киләчәге хакында кисәтә.

Алдагы ике көндә дә сизелерлек үзгәрешләр көтелми. Башлангыч фаразларга караганда, шимбә һәм якшәмбедә термометрның терекөмеш баганасы -13, аязган вакытта -18 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы -4..-10 градус тәшкил итәр дип көтелә. Шулай ук болытлы һава торышы саклана, җил көньяк-көнчыгыштан, талгын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев