Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда комбайнчыларның республика конкурсы узачак

Татарстанда иң яхшы комбайнчыларны бүләкләү өчен 100әр мең сумлык 200 грант каралды.

(Тәтеш, 3 август, "Тәтеш таңнары"). Татарстанда иң яхшы комбайнчыларны бүләкләү өчен 100әр мең сумлык 200 грант каралды. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы 2020 елгы урып-җыю кампаниясенең барышы турында мәгълүмат биргәндә, бүгенге көндә республика буенча 206 мең га мәйданда, барлык мәйданның 13,7 %ында 836 мең тонна ашлык суктырылган. Уртача уңдырышлылык - 40,7 ц/га.

 Барлыгы 1,5 млн. га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыеп алырга кирәк булачак.

Урып-җыю конвейерының барлык участокларында да югары хезмәт җитештерүчәнлеге күп очракта хезмәткәрләрне кызыксындыру ысулларын уңышлы куллануга бәйле.

Быел, узган еллардагы кебек үк, “Татарстан Республикасы Президенты” грантына комбайнчыларның республика конкурсы узачак, 100әр мең сумлык 200 премия булачак.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X