Татарстанда күпбалалы гаилә көне кертелергә мөмкин
Татарстанда яңа истәлекле датаны - күпбалалы гаилә көнен билгеләргә планлаштыралар, ул ТР Раиса Рөстәм Миңнехановның тиешле указы проекты нигезендә 23 гыйнварда билгеләп үтеләчәк.
Документта истәлекле датаны билгеләү "дәүләт һәм җәмгыять үсешендә гаиләнең мөһим ролен исәпкә алып", шулай ук "күпбалалы гаиләнең социаль әһәмиятен арттыру максатларында" кирәк диелә.
Хәзерге вакытта проект коррупциягә каршы экспертиза уза, дип хәбәр итә Татар-информ.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев