Җәмгыять
Татарстанда МЧС хезмәткәрләре 92 яшьлек әбине эзлиләр
Буа районының Иске Суыксу Выселкасы авылында яшәүче әби югалган.
Буа районында МЧС хезмәткәрләре 92 яшьлек әбине эзлиләр. Ул билгесез юнәлештә чыгып китә һәм югала, дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы.
Кичә иртән Иске Суыксу Выселкасы авылында яшәүче әби билгесез юнәлештә өйдән чыгып китүе турында хәбәр килә.
1нче санлы коткару-эзләү отряды хезмәткәрләре авыл янәшәсендәге 25 квадрат километр ераклыкны тикшереп чыгалар, ләкин эзләү нәтиҗәләр бирми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев