Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда “Наркотикларсыз тормыш” акциясе кысаларында 13 меңнән артык наркотик алынды

Республика наркокүзәтчелек хезмәткәрләре синтетик наркотикларның эре партиясен сатуны булдырмый калды.

"Наркотикларсыз тормыш" акциясе кысаларында синтетик наркотиклар таратучы җинаятьчел төркемдә катнашучы 4 кеше тоткарланды. Аларны тикшерү һәм тентү вакытында бер тапкыр кулланыла торган 13 меңнән артык наркотик алынды.
Җинаятьчел төркемнең үзәк фигураларының берсе - ваклап сатучылар арасында наркотикларның эре партиясен таратучы 24 яшьлек казанлы. Явыз ниятле бу бәндә "синтетиканы" шәхси машинасында музыка колонкаларында ташыган. Тоткарлаган вакытта аңардан бер килограммнан артык (10 мең доза) наркопорошок алынды. Фатирын тентегәндә бер тапкыр кулланыла торган 1200 "синтетика" табылды.
Әлеге җинаятьчел төркемгә Казанның бер көллиятендә укучы 18 яшьлек студент та кергән, ул бу гамәлгә матур тормыш өчен акча эшләп алу теләге этәрүен, үзенең наркотиклар кулланмавын әйтте. Тагын бер әшнәсе, аның вазифасы ваклап сатып алучылар арасында әлеге агуны тарату булган, акчага да, бүләк сыйфатында наркотикка да эшләгән.
Тоткарланучылар бу агуның кеше организмына нинди зыян китерүе турында белсәләр дә, наркотиклар куллануга йөзләгән кешене җәлеп итеп, аны Казанның бөтен территориясендә сатуны оештырырга планлаштырганнар. Аларның шундый юл белән баю теләкләре күңелсез тәмамланыр иде - чөнки синтезланган порошокны бер тапкыр куллану да кешенең психикасына төзәтеп була алмаслык зыян салуы һәм үлемгә дә китерүе мөмкин.
Җинаятьчел төркемдәге әлеге яшьләргә наркотик матдәләрне күпләп сатуны тараткан өчен 20 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итү яный.
Наркотик үсемлекләрне сату, саклау һәм законсыз үстерү фактлары турында ТР буенча Россия Федераль наркоконтроль хезмәте Идарәсенең тәүлек әйләнәсе эшләүче ышаныч телефоны - ­8 (843) 273-43-45 аша хәбәр итәргә кирәк. Шалтыратучының кемлеге сер булып кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев