Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда пенсия реформасы белән бәйле килешү имзаладылар

Татарстан ведомствосы пенсия алды яшендәге кешеләр турындагы мәгълүмат белән сакланган элемтә каналлары буенча алмашачак.

(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге хезмәткәрләре территориаль органнар һәм халык мәшгульлеге үзәкләре килешү имзаладылар. Бу турыда министрлык матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Гражданнарның яше, стажы, ташламалы категория турындагы мәгълүмат электрон рәвештә куркынычсыз каналлар буенча тапшырылачак», — диелгән хәбәрдә.

Килешү 2018 елның 3 октябрендә гамәлгә куелган «Россиянең пенсия билгеләү һәм түләү мәсьәләләре буенча аерым закон актларына үзгәрешләр кертелү турындагы” Федераль законны чынга ашыру максатыннан имзаланган.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/14/175132/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев