Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда терлекчелек тармагының 2020 елның ике айлык эшенә йомгаклар ясалды

Бүгенгә республика территориясендә эре мөгезле терлекләр саны 706,6 мең баш исәпләнә, шул исәптән сыерлар – 235,1 мең баш, дуңгызлар – 461,0 мең баш, кәҗә һәм сарыклар – 59,2 мең баш, кош-корт – 17,2 млн баш, атлар – 18,9 мең баш.

(Тәтеш, 13 март, “Тәтеш таңнары"). Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2020 елның гыйнвар – февраль айларындагы эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов үткәрде.

Чарада муниципаль районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, терлекчелек буенча консультантлары, селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары һәм башка җаваплы затлар катнашты.

Терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигьмәтҗанов катнашучыларны терлекчелек тармагының бу елның ике айлык эшенә йомгаклар белән таныштырды. Үз чыгышында ул сөт, ит җитештерү мәсьәләләренә, шулай ук хуҗалыклар эшен анализлауга игътибар бирде.

Бүгенгә республика территориясендә эре мөгезле терлекләр саны 706,6 мең баш исәпләнә, шул исәптән сыерлар – 235,1 мең баш, дуңгызлар – 461,0 мең баш, кәҗә һәм сарыклар – 59,2 мең баш, кош-корт – 17,2 млн баш, атлар – 18,9 мең баш.

Авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан 2020 елның гыйнвар-февраль айларында 221,6 мең тонна сөт җитештерелгән (узган ел күрсәткечләренә карата 108%), 67,6 мең тонна ит җитештерелгән (106%), шул исәптән эре мөгезле терлек тере үлчәмдә – 16,3 мең тонна (102%), дуңгыз – 15,8 мең тонна (113 %) һәм кош-корт – 35,2 мең тонна (104 %).

Ит җитештерүне 2019 елга караганда киметкән районнар арасында: Әлмәт, Минзәлә, Спас, Бөгелмә һәм Әгерҗе районнары.

Чыгышының азагында Сирень Нигьмәтҗанов эре мөгезле терлекләрнең тәүлеклек артымы 650 граммнан кимрәк булган районнарны атады. Болар – Лаеш, Әлмәт, Минзәлә, Зеленодольск, Чистай, Югары Ослан, Кама Тамагы, Әгерҗе районнары. Барысына да бу мәсьәләгә игътибарны арттырырга тәкъдим ителде.
Шуны әйтергә кирәк, республикада терлекләрнең генетик көчен арттыру максатларында шәхси ярдәмче хуҗалыкларда ясалма орлыкландыруны киңәйтергә тәкъдим ителде, бу сәламәт нәсел будыруга ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев