Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда WorldSkillsның яңа төбәк этабы башлана

Яңа сезонда ярышлар санына 20дән артык дисциплина өстәләчәк.

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда 2019-2020 еллар сезонында WorldSkills Russia чемпионатының яңа төбәк этабы башлана. Беренче ярышлар 13 ноябрьдә башланып, өч этапта узачак. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Чемпионатта компетенцияләр саны арта — ярышлар 162 һөнәр буенча узачак. Чагыштыру өчен: узган елда алар 136 иде, ә тагын бер ел алданрак — 113», - диделәр ярыш үзенчәлекләре турында ведомствода.

Бу юлы чемпионат мәйданчыклары бөтен республика буенча 43 локациядә урнашачак: Бөгелмә, Буа һәм Алабугадан Казанга кадәр, Түбән Кама, Тәтеш һәм Иннополис.

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/12/196828/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев