Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда яман шештән ел саен алты мең кеше үлә

Казанда экспертлар Татарстан халкына паллиатив ярдәм күрсәтү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

(Казан, 19 июль, «Татар-информ», Артур Казанцев). Ел саен Татарстанда төрле онкология авыруларыннан 6 мең кеше үлә. Бу хакта Иҗтимагый советның «Татарстан Республикасында өлкәннәргә һәм балаларга паллиатив медицина ярдәмен күрсәтүне оештыру турында»гы мәсьәлә буенча утырышында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының паллиатив ярдәм буенча штаттан тыш баш белгече Илсур Шәймәрданов сөйләде.

«Ел саен Татарстан Республикасында төрле яман шешләрдән 6 мең кеше үлә. Хәзерге вакытта бу дөрес мәгълүматлар», - диде спикер.

Бүгенге көндә республикада 3 мең кеше паллиатив ярдәмгә мохтаҗ, диде ул.

Утырыш нәтиҗәләре буенча Иҗтимагый совет ТР сәламәтлек саклау министрлыгына авыртуны баса торган наркотик дару препаратлары сатучы медицина һәм даруханә оешмалары челтәрен киңәйтү мәсьәләсен карарга, шулай ук паллиатив һәм хоспис бүлекләре челтәрен киңәйтү мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/19/190083/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев