Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда яшәүче иң өлкән кешегә 108 яшь тулды

Анна Емельянова 1911 елның 11 сентябрендә Биектау районының Каймар авылында туган.


Анна Емельянова 1911 елның 11 сентябрендә Биектау районының Каймар авылында туган. 


 
(Казан, 15 сентябрь, “Татар-информ”). Биектау районында яшәүче Анна Емельяновага 108 яшь тулды. Анна Емельянова – Татарстанның иң өлкән кешесе. Анна Ивановнага туганнары, дуслары, күршеләре һәм кунаклар җылы сүзләр әйткән. Бу хакта “Биектау хәбәрләре” газетасы яза.

Район һәм Россия Президенты исеменнән бүләкләрне район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин тапшырды. Шулай ук йөзьяшәрне котлау өчен Биектауның 3 нче номерлы мәктәбе укучылары һәм “Алма бакчасы” иҗат коллективы килгән.

Аннан Емельянова 1911 елның 11 сентябрендә Биектау районы Каймар авылында туа. Аларның гаиләсе ныклы хуҗалык тоткан була. Хәтта алпавыт Баратынский да Анна Ивановнаның бабасыннан атлар сатып алган. Гаилә күп балалы була: Аннаның өч кыз туганы һәм дүрт ир туганы була. Балачактан ул әти-әнисе аларны эшкә өйрәтеп үстерә.

Фото: «Высокогорские вести»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев