Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда юеш кар һәм юлларда бозлавык көтелә

Республикада һава шартлары начарлана.

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген, 25 гыйнварда һава шартлары начарланачак. Юеш кар явуы көтелә. Юлларда урыны белән бозлавык, буран. Җил тизлеге секундына 16 метрга кадәр көчәячәк. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Төнлә һава температурасы -6…-11 градус, көндез -1…-6 градус булачак.

Якшәмбе, 26 гыйнварда аязучан болытлы һава булачак. Кайбер районнарда буран, көчле җил көтелә. Төнлә -4…-9 градус, көндез -2…-7 градус булачак.

27 гыйнварда һава температурасы төнлә -7…-12 градус, аязганда -17 градус, төнлә -4…-9 градус булачак.

Синоптиклар фаразларынча, 28 һәм 29 гыйнварда бераз кар явуы ихтимал. Төнлә һава температурасы -12…-17 градус, аязганда -18…-23 градус. Көндез -8…-13 градус, көнчыгыш районнарда -18 градус булуы көтелә. Температура акрынлап күпьеллык теркәлгән нормага якыная.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X