Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанга кыска вакытлы салкын килә

Республика синоптиклары көчле бозлавык турында кисәтә.

(Тәтеш, 23 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Бүген, 23 гыйнварда, Татарстанга кыска вакытлы салкын киләчәк. Бу хакта Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Республиканың кыска вакытка циклонның тыл өлешендә булуы һава шартлары үзгәрүгә сәбәп булачак. Шуның аркасында Татарстан территориясенә төньяк-көнбатыштан салкынрак һава керә башлаячак.

Вакыты белән бераз кар явачак. Кайбер районнарда буран булуы ихтимал. Көнбатыш һәм төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Моннан тыш, метеорологлар Татарстан, шул исәптән Казан, юлларында көчле бозлавык булачагын кисәтә.

Көндез һава температурасы -1…-6 градус булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X