Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанлылар лаеклыларны сайладылар

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе республика сайлау округы һәм бер мандатлы 50 сайлау округы буенча бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауны булган һәм үтәлгән дип таныды.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе, аның составына шулай ук сайлау кампаниясендә катнашкан сәяси партияләр вәкилләре дә керә, 2014 елның 17 сентябрь утырышында сайлау нәтиҗәләре турындагы Беркетмәне имзалады.

Бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советына 100 депутат сайланган: республика сайлау округы буенча 50 (шуларның 47се - "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең ТР бүлегеннән һәм өчесе - КПРФ сәяси партиясенең ТР бүлегеннән) һәм 50се - бер мандатлы сайлау округларыннан (шул исәптән 36сы - "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең ТР бүлегеннән, 1се - ЛДПР сәяси партиясенең ТР бүлегеннән һәм 13е - үз-үзләрен күрсәтүчеләр).

Сайлау кампаниясе ачык, көндәшлек шартларында узды, ә мандатлар өчен көрәш җитди булды дип билгеләп үтте, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев