Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 1,2 млрд сум күләмендә «сөт» субсидияләре алдылар

«Буа һәм Тәтеш районнарында, мәсәлән, акчаларны терлекләрне савыктыруга тоталар – лейкозлы сыерларны сәламәт таналарга алыштыралар. Районнарда лейкоз вирусы белән йогышланган терлекләр саны беренчесендә – 15%ка һәм икенчесендә 7%ка кимегән», – дип, хәбәр итте Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов.

(Тәтеш, 8 апрель, «Тәтеш таңнары»).  Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә Татарстан һәм Россия бюджетыннан бу елның гыйнвар һәм февраль айларында сатылган сөт өчен 1,2 млрд сум күләмендә субсидияләр күчерелде.

Татарстанда Россия сөтенең 6%тан артыгы җитештерелә. Шуңа күрә сөт терлекчелеген үстерүгә зур игътибар бирелә. Бүген республика авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм шәхси хуҗалыкларда эре мөгезле терлекләр саны 1 млн баштан артып китә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эре мөгезле терлекләр тотучыларны савым сыерларын арттыру өчен дәүләт ярдәменнән файдаланырга өнди.

«Буа һәм Тәтеш районнарында, мәсәлән, акчаларны терлекләрне савыктыруга тоталар – лейкозлы сыерларны сәламәт таналарга алыштыралар. Районнарда лейкоз вирусы белән йогышланган терлекләр саны беренчесендә – 15%ка һәм икенчесендә 7%ка кимегән», – дип, хәбәр итте Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев