Татарстанның биш районында бөртекле культуралар чәчүне төгәлләгәннәр
Бүгенге көндә республикада сабан бодае – 401,8 мең, арпа – 449,3 мең, кукуруз – 50 мең, шикәр чөгендере – 51,1 мең, рапс – 92,3 мең, көнбагыш 122,4 мең гектарда чәчелгән, бәрәңге 1,4 мең гектар мәйданда утыртылган.
(Тәтеш, 18 май, «Тәтеш танңары»). Татарстанның Аксубай, Зәй, Түбән Кама, Нурлат һәм Тәтеш районнары игенчеләре бөртекле культуралар чәчүне төгәлләгән.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чәчү кампаниясе ахырына якынлашып килә. «Язгы культуралар барлыгы 90 процент мәйданда чәчелгән. Татарстанда быел әлеге культуралар барлыгы 2,8 миллион гектар мәйданны биләячәк», — дип искәрттеләр министрлыкта.
Бүгенге көндә Татарстанда сабан бодае — 401,8 мең, арпа — 449,3 мең, кукуруз — 50 мең, шикәр чөгендере — 51,1 мең, рапс — 92,3 мең, көнбагыш 122,4 мең гектарда чәчелгән, бәрәңге 1,4 мең гектар мәйданда утыртылган.
Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/agriculture/17-05-2021/tatarstanny-bish-rayonynda-b-rtekle-kulturalar-ch-ch-ne-t-g-ll-g-nn-r-5823504
фото: Салават Камалетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев